Иң тәмле бәйрәм!
Биектау авыл китапханәсе Май чабу атнасына багышланган чара үткәрде. Китапханәче укучыларга борынгы заманда һәм бүгенге көндә бәйрәмнең үткәрелү тарихы һәм традицияләре турында сөйләде. Чара бәйрәм тарихы турындагы слайд-презентация белән үрелеп барды. Балалар үз куллары белән бәйрәм символын ясадылар. Китапханәче коймак әзерләү рецептлары белән уртаклашты һәм А. П. Чеховның «Блины», М. Зощенконың «Веселая масленица» хикәяләреннән өзекләр укыды. Чара коймак һәм чәй эчү белән тәмамланды. Бу көнне һәр катнашучы күтәренке һәм яхшы кәеф алды, рус халкының гореф-гадәтләре турында белемнәрен баетты.
