Терроризмсыз киләчәк, киләчәксез терроризм
Яшь чикләве: 6+
Терроризм хәзерге вакытта кешелек иминлегенә янаучы төп куркынычларның берсе булып тора. 19 мартта Айбаш авыл китапханәсе үз укучылары өчен «Терроризмсыз киләчәк, киләчәксез терроризм» дигән танып белү сәгате үткәрәчәк.
Чарадан укучылар терроризмның нәрсә икәнен, аның төрләрен, максатларын беләчәкләр. Террорчылык тарихына күз салачаклар. Соңгы елларда дөньяда кылынган террор гамәлләрен искә төшерәчәкләр. Балаларга террорчылар янаганда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен белү, шундый катлаулы ситуацияләрдә үзеңне ничек тотарга кирәклеге турында сөйләнәчәк. Шикле әйберләрне табуга аерым игътибар биреләчәк, гражданлык уяулыгын күрсәтүнең мөһимлеге, террорчылыкка ничек каршы торырга һәм мондый хәл килеп чыкканда үзеңне һәм якыннарыңны ничек сакларга кирәклеге турында сөйләшәчәкбез.

