Ярый әле сез бар бу дөньяда
Язның беренче бәйрәме традицион рәвештә Халыкара хатын-кызлар көне буларак бер гасырдан артык билгеләп үтелә. Бу җылы һәм якты бәйрәм, елмаюлар, котлаулар һәм хатын-кызларның уртак теләктәшлеге белән үрелеп бара. 7 март көнне бәйрәм хөрмәтенә Кече Рәс авыл клубында гүзәл затларыбыз өчен, авылыбызның асыл егетләре концерт оештырыдылар. Гүзәл затларыбызга багышлап күп кенә матур җырлар җырланылды, шигырьләр укылды.
