Китапханәдә сәламәтлек сәгате
Үзәк китапханәгә 8 «И» сыйныф укучылары килде. Алар «Наркотикларга каршы» сәламәтлек сәгатенә чакырылганнар. Чара Халыкара наркоманиягә һәм наркотикларның законсыз әйләнешенә каршы көрәш көненә багышланган иде. Укучылар өчен сәламәтлек юлын сайлауның мөһимлеге турында видеоролик күрсәтелде. Аннары үз белемнәрен ныгыту өчен LearningApps сервисында онлайн-тестлар узарга кирәк иде. Чара өчен тематик китап күргәзмәсе әзерләнде, аның белән катнашучылар таныштылар. Барысы да «Мин наркотикларга каршы» символик ромашкаларына кул куйдылар.
