Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

«Гаилә йолалары: кул эше» мастер-классы

 

13 март көнне Мүлмә авылы китапханәсендә «Пушкин картасы» проекты кысаларында кул эшләре буенча мастер-класс уздырылды. Анда килгән һәркем кыйммәтле кул эшләнмәсе белән китте. Яшүсмерләр «Канзаши» дип аталган япон сәнгате белән таныштылар һәм атлас ленталардан чәчәкләр ясадылар. Мастер – класс борыңгы бәйрәмнәр, йолалар, фольклор рухы белән сугарылып, уздырылды. Катнашучылар өчен халыкның тарихы, мәдәнияте, тормыш рәвеше, шулай ук халык костюмы, мәкальләре, әйтемнәре, табышмаклары белән тыгыз бәйләнгән гаилә йолалары турында презентация күрсәтелде. Мастерскойда катнашкан һәр кеше үзенең сәләтен ачып, үз куллары белән эшне башкара алдылар.