Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Шигырьләрнең яңгыравык тамчылары

21 Март 2024 в 13:00
Түләүсез
«МБУ Биектау үзәк китапханәсе Шуман авыл китапханәсе

Яшь чикләре: 6+

21 мартта Шуман авыл китапханәсендә шигъри кәефле әдәби сәгать узачак. Шигърият көне март аенда үткәрелә, чөнки бу ай язның башлануын, яңадан торгызылуын һәм табигатьнең уянуын гәүдәләндерә. Шигырьләр язу һәркемгә дә бирелми, ә менә шигъриятне аңларга һәм яратырга теләсә кем өйрәнә ала. Чарада катнашучылар танылган шагыйрьләрнең яраткан юлларын рәхәтләнеп искә алачаклар һәм укыячаклар. Викторина сорауларына җавап бирәчәкләр. Чарага китап күргәзмәсе оештырылачак.  Анда теләгән һәркем үзенә ошаган шигъри җыентык сайлап, матурлыкка кагыла ала. Әйдәгез, шигъриятне яратыйк, шигырьләр укыйк, алар безнең тормышыбызны яктырак, байрак итәчәк, аны мәхәббәт һәм матурлык белән тутырачак!