Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Китапларның каникуллары юк

22 Март 2024 в 10:00
Түләүсез
МБУ “Биектау ҮКС” Үзәк балалар китапханәсе

Яшь чикләве: 0+

2024 елның 22 мартында Үзәк балалар китапханәсендә «Китаплар ял итмиләр»китап күргәзмәсе ачылачак. Анда тәкъдим ителгән китаплар язгы каникул көннәрендә уку өчен билгеләнгән. Әкиятләр, балалар өчен шигырьләр, заманча балалар әдәбияты  һәм классик әсәрләр тупланган  китаплар тәкъдим ителә. Шулай ук укучылар күргәзмәдә теләсә кайсы яшьтәге балалар өчен иң көлке хикәяләрне күрәчәкләр – бу Николай Носов, Ирина Пивоварова, Виктор Драгунский һәм башка авторларның хикәяләре, аларның китапларын балалар инде берничә дистә ел укыйлар.