Борынгы һөнәрчеләр дөньясы
«Пушкин картасы» проекты кысаларында Дөбъяз авыл китапханәчесе «Борынгы һөнәрчеләр дөньясы» дигән чара үткәрелде. Китапханәче балаларга эрләү тарихы, традицияләр, йолалар һәм мифология белән элемтә турында сөйләде. Китап күргәзмәсенә күзәтү үткәрелде, анда бөек рәссамнарның эшләре, бәйләү һәм терлекчелек турындагы китаплар тәкъдим ителде. Төрле техникада эшләнгән йон эшләнмәләр күргәзмәсе белән таныштырды. Аннары «йон акварель» дип исемләнгән техникада мастер-класс үткәрелде.
