Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Павлов Григорий Роион улы

Григорий Родион улы Павлов

 (1920-1994)

Советлар Союзы Герое, генерал-лейтенант Григорий Павлов Казан губернасы Казан өязенең Керасиново авылында, хәзерге Татарстан Республикасының Биектау районында туа.

Урта мәктәпнең җиде классын һәм завод – фабрика өйрәнчекләр мәктәбен тәмамлый, Казан шәһәрендә эшли.

1938 елда Кызыл Армия сафларына алына. 1940 елда Чкалов исемендәге хәрби-авиация училищесын тәмамлый.

1941 елның 22 июненнән кече лейтенант Г. Р. Павлов Бөек Ватан сугышына алына. Төньяк Кавказ, Көньяк-Көнбатыш фронтларда 91нче һәм 20нче истребитель авиаполкларында пилот булып сугыша. 1942 елның февраленнән – 8 нче истребитель авиаполкының звено командиры.

42 нче гвардия истребитель авиация полкының эскадрилья командиры урынбасары гвардия өлкән лейтенанты Г. Р.Павлов 1943 елның июненә 378 хәрби очыш ясый, 61 һава сугышында шәхсән 11 һәм төркем составында 5 дошман самолетын бәреп төшерә.

СССР Югары Советы Президиумының 1943 елның 2 сентябрендәге Указы нигезендә немец-фашист басып алучыларына каршы һава сугышларында күрсәткән батырлыгы һәм каһарманлыгы өчен гвардия өлкән лейтенанты Григорий Родионович Павловка Ленин ордены һәм «Алтын Йолдыз» медале тапшырылып, Советлар Союзы Герое исеме бирелә.

1945 елның мартына эскадрилья командиры гвардия капитаны Г.Р. Павлов 507 хәрби очыш ясый, 108 һава сугышы үткәрә, шәхсән үзе 19 һәм төркем составында 6 самолетны бәреп төшерә. Штурм нәтиҗәсендә җирдә шәхсән 4 һәм төркем составында 10 самолетны яндыра. Бу айда укуга җибәрелү сәбәпле  фронттан китәргә мәҗбүр була.

Бөек Ватан сугышы тәмамланганнан соң Хәрби һава көчләрендә хезмәт итүен дәвам итә. 1949 елда ул Хәрби һава академиясен, 1960 елда Генераль штабның Хәрби академиясен тәмамлый. Төньяк Кавказ хәрби округы авиациясе белән командалык итә. 1980 елдан авиация генерал-лейтенанты Г.Р. Павлов отставкада була.

Ул Ростов-Дон шәһәрендә, аннары Киевта яши. «Сезгә очыш!» һәм «Полкташлар» китаплары авторы.

1994 елның 5 ноябрендә вафат була.