Су-яшәү чыганагы
Яшь чикләве: 6+
Ел саен март аенда дөньяда Бөтендөнья Су ресурслары көне яки Бөтендөнья Су көне билгеләп үтелә.
28 мартта Айбаш авыл китапханәсендә экологик әңгәмә узачак. Чара барышында балалар суның үзлекләре,су турында мәкальләр һәм әйтемнәрне искә төшерәчәкләр, табышмаклар чишәчәкләр, су белән берничә кызыклы тәҗрибә үткәрәчәкләр, тема буенча төрле сорауларга җавап бирәчәкләр.
Китапханәче чарада катнашучыларга кеше тормышында суның нинди роль уйнавы, шулай ук су турында кызыклы һәм гаҗәп фактлар турында сөйләячәк. Балалар су проблемаларын кем һәм ничек хәл итә, илебездә нинди акцияләр уза, һәркайсыбыз өйдә, мәктәптә һәм табигатьтә суны саклап калу буенча нинди көндәлек адымнар ясый ала икәнен беләчәкләр.

