Хәсәнгата Габәши
Хәсәнгата Габәши
( 1863 – 1936)
Хәсәнгата Габәши 1863 елның 11 гыйнварында Казан губернасы Казан өязе, хәзерге Биектау районының Кече Солабаш авылында туа. Башлангыч белемне бабасыннан һәм әтисеннән ала. 1874-1886 елларда Казан шәһәренең Әҗем мәчете каршындагы «Гаффария» мәдрәсәсендә шәкерт, аннан мөгаллим булып хезмәт итә.
1889 елда Казан эшмәкәрләре бертуган Юнысовларның мөселман балалары ятимханәсендә укыта, анда шәһәрдә беренчеләрдән булып җәдитчә укыту ысулларын кертә. 1890 елда Кече Солабаш авылы мәчете имам-хатыйбы, 1894 елдан ахун булып тора. 1895-1899 елларда Оренбургның Мөселман Диния нәзарәтендә казый , бер үк вакытта «Галия» һәм «Госмания» мәдрәсәләрендә укыта, төрле химаячелек җәмгыятьләренең әгъзасы була.
1899 елда сәламәтлеге какшау сәбәпле, Кече Солабашка әйләнеп кайта һәм сәүдәгәр Г.Хөсәеновның матди ярдәме белән җәдитчә белем бирә торган мәктәп ача. Анда традицион фәннәр белән беррәттән, Көнчыгыш халыкларының тарихы, географиясе, мәдәнияте укытыла.
1905-1915 елларда Оренбургның Мөселман Диния нәзарәтендә казый. 1915 елда Кече Солабаш авылы мәдрәсәсенә кайта.
I һәм II Бөтенрәсәй мөселман съездлары эшендә катнаша (президиум әгъзасы итеп сайлана).
1917 елдан Казан өязенең идарәсе Кече Солабаш авылында урнашкан икенче мөхтәсибәтендә мөхтәсиб вазифаларын башкара, бер үк вакытта фәнни-тикшеренү һәм педагогик эшчәнлек белән дә шөгыльләнә.
Октябрь революциясеннән соң Арча кантонының педагогия курсларында укыта. ТАССР Үзәк музееның татар-мөселман коллекциясен әзерләүдә зур роль уйный. Эчке Русия һәм Себер мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте әгъзасы.
1932 елның гыйнварында кулга алына, хөкем ителеп Архангельск өлкәсенә төзәтү эшләренә җибәрелә. 1936 ел башында сәламәтлеге какшау сәбәпле иреккә чыгарыла. 1936 елның 7 августында Кече Солабаш авылында вафат була.
