Шигърият, алтын нур кебек
Бөтендөнья Шигърият көнендә Биектау авыл китапханәсе «Шигърият, алтын нур кебек» исемле чара уздырды. Чараның барышында укучылар танылган шагыйрьләрне, күренекле шәхесләрне искә алдылар, викторина сорауларына җавап бирделәр. Балаларга «Шигърият дөньясы чиксез» исемле китап күргәзмәсе тәкъдим ителде. Чара ахырында укучылар үзләре яраткан язучыларның шигырьләрен сәнгатьле итеп укыдылар.
