Туган як шигърияте
21 мартта билгеләп үтелә торган Бөтендөнья шигърият көненә Бөреле җәнлек совхозы авыл китапханәсендә Туган як шигъриятенә багышланган әдәби чара узды. Туган як-Татарстан Республикасы, Биектау районы, Бөреле поселогы. Туган ягы әдәби талантларга бай. Бу көнне яшь укучылар шигърият турында әңгәмәдә катнаштылар, нәфис әдәбиятка кызыклы күзәтү тыңладылар. Уку залында Биектау һәм Бөреле авторларының шигырьләре яңгырады.
