Җанга якын шигърият
Чернышевка авыл модель китапханәсендә бу көнгә багышлап, әдәби кичә узды. Кунакларга яраткан шигъри юлларын искә төшереп тамашачылар алдында чыгыш ясарга тәкъдим ителде. Укучылар А.Пушкин, Н.Некрасов, А.Барто, С.Есенин, М.Лермонтов һәм башка язучыларның шигырьләрен искә төшерделәр. Презентация буенча викторина уздырылды, соңыннан яраткан әсәрләр буенча мультфильмлар карадылар.
