Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Көлегез, көлегез, файдасы күп белегез!

1 Апрель 2024 в 09:00
Түләүсез
МБУ «Биектау ҮКС» Коркачык авылы китапханәсе

Яшь чикләве: 12+

1 апрель көнне Бөтендөнья көлке, юмор көне билгеләп үтелә. Юмор дөньясы – ул үзенчәлекле дөнья. Барыбыз да көләргә ярата, ә китап бу очракта алыштыргысыз ярдәмче. Китапханә үз укучыларына бу көнне көлке көненә багышланган китап күргәзмәсенә чакыра. Китап укучылар игътибарына язучылар тормышыннан кызыклы вакыйгалар, мәзәкләр, журналлардан кызыклы язмалар, заманча юморист язучылар белән беррәттән классик язучыларның да сатира әсәрләре тәкъдим ителәчәк. Чарада катнашучылар төрле илләрдә көлке көнен бәйрәм итүнең үзенчәлекләре турында белә алачаклар.