Кайда, кайчан, ни өчен
Ямаширмә авыл китапханәсендә Балалар Китабы Атналыгына кысаларында «Кайда, кайчан, нигә » – Халыкара урманнар көненә багышланган викторина булды. Викторина берничә турдан тора иде. Балалар: «Без нинди урманнан? », « Урманнарда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре», «Тизрәк бел», «Әдәби мозаика». конкурсларында катнаштылар. Соңыннан урман темасына рәсем ясадылар, китаплар карадылар.
