Мурзилка гаиләнең иң яхшы дусты
2024 елның 26 мартында Үзәк балалар китапханәсендә Балалар китабы атнасының икенче көне узды. Ул күп буын балаларның яраткан журналы Мурзилкага багышланган. Быел аның юбилее-беренче саны чыгуга 100 ел. Балаларны журналның барлыкка килү тарихы белән таныштырдылар. Презентация ярдәмендә балалар журналның беренче санын күрделәр, рубрикалар, журналның үзгәрешсез герое аю баласы Мурзилка белән таныштылар. Аның белән бергә «Мурзилка» битләре буйлап сәяхәт иткәндә, балалар мавыктыргыч конкурсларда катнаштылар, кроссвордлар, ребуслар чиштеләр, викторина сорауларына җавап бирделәр. Ә ахырда балалар журнал битләрендә урнашкан апликацияләрне ясадылар.
