Без әкият яратабыз
Яшь чикләве: 0+
Халыкара балалар китабы көне ел саен 2 апрельдә, Даниянең бөек әкиятчесе Ганс Христиан Андерсенның туган көнендә билгеләп үтелә. Бу бәйрәм 1967 елда Халыкара балалар китабы советы инициативасы һәм Карары белән билгеләп үтелә. Балалар китабы көне балалар һәм өлкәннәрнең игътибарын әдәбиятка, китап сәнгатенә һәм китап культурасына җәлеп итә. Балалар китабы көнендә күп кенә илләрдә балалар өчен иң яхшы әсәрләргә багышланган күргәзмәләр, конкурслар, тамашалар, конференцияләр һәм фестивальләр үткәрелә. Кече Битаман китап бирү пунктында тематик кичә үткәреләчәк. Күргәзмәдә балаларга төрле илләр һәм халыкларның әкиятләре тәкъдим ителәчәк. Компьютердан әкият карый алачаклар, мини-викторина сорауларына җавап бирәчәкләр, өйдә уку өчен китаплар сайлап алачаклар.

