Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Сәламәт яшәү рәвеше

 

Саулык – зур байлык, диләр. Бу дөрестән дә шулай. Чөнки саулыгың булмаса, бик күп нәрсәдән мәхрүм каласың.Сәламәтлек- кеше бәхетенең нигезе. Исәнлек булганда гына теләгеңә ирешергә, җәмгыять тормшнда актив катнашырга, тормыш-көнкүрештән, хезмәттән, яшәүдән канәгатьлек алырга мөмкин.

Сәламәтлекне саклау күп вакыт кешенең үзеннән тора. Дөрес туклану, физик күнегүләр ясау, актив хезмәт, начар гадәтләрдән арыну- болар турыдан-туры сәламәт яшәү рәвешенә тәэсир итүче факторлар. Китапханәдә әлеге темага кагылышлы уен-викторина уздырылды. Китап сөючеләрне сәламәтлек белән бәйле темаларны яктырткан китаплар белән таныштыру өчен китап күргәзмәсе ясалды.