Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Биектау ҮКС фондын тулыландыру: чынбарлык, проблемалар һәм хәл итү юллары

 

29 март көнне Татарстан Республикасының Милли китапханәсе Татарстан Республикасының муниципаль китапханә белгечләре өчен «Китапханә фонды – китапханәнең нигезе: А дан Я га кадәр күрсәтмә» дигән онлайн-семинар үткәрде.

Онлайн семинарда «Биектау  үзәкләштерелгән   китапхәнәләр  системасы» директоры Л.С. Хәмидуллина, комплектлау һәм эшкәртү бүлеге мөдире А. Ш. Әхмәдуллина һәм методик-библиография бүлеге мөдире Г. Р. Кәримуллина катнашты.

«Биектау  үзәкләштерелгән   китапхәнәләр  системасы» директоры Л.С. Хәмидуллина «Биектау  үзәкләшкән   китапхәнәләр  системасы фондын тулыландыру: чынбарлык, проблемалар һәм хәл итү юллары» темасына презентация белән чыгыш ясады.