Сәламәт яшәү рәвеше
Яшь чикләве: 6+
Сәламәт булу өчен, һәркем тырышырга тиеш. Сәламәт булырга теләсәң, иң беренче чиратта, яхшы һәм дөрес тукланырга кирәк. Көндәлек гигиена таләпләрен үтәү дә бик әһәмиятле. Кышын да, җәен дә көн саен саф һавада йөрү яки йөгерү кеше организмына файда китерә, шулай ук яшәү тәртибен – хезмәтне (укуны) һәм ялны дөрес оештыру да бик мөһим. Кешенең сәламәтлеген нәрсә какшата соң? Менә шул сорауларның барысына да 8 апрель көнне Суыксу авыл китапханәсендә уздырылачак «Сәламәт яшәү рәвеше » дигән чарада җавап табачаклар. Чарада Суыксу авыл фельдшеры да катнаша һәм китап укучыларның кызыксындырган сорауларына җавап бирергә мөмкинлек булачак.

