Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

«Физкультура белән без дус- безгә авырулар кирәкми”

8 Апрель 2024 в 15:00
Түләүсез
МБУ “Биектау ҮКС”, Өнсә авылы китапханәсе

Яшь чикләве: 6+
Сәламәтлек туганда бер тапкыр һәм мәңгегә бирелгән бүләк түгел. Аны ныгытырга, җимерергә мөмкин. Үсеп килүче буын арасында сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау – дәүләтнең мөһим бурычы. Шуңа күрә китапханә «Физкультура белән без дус – безгә авырулар кирәкми»дигән библиозарядка үткәрәчәк. Балалар өчен китапханәче сәламәт яшәү рәвеше, дөрес туклану,  файдалы һәм зарарлы гадәтләр турында әңгәмә әзерләячәк. Библиозарядкада катнашучыларга тышкы кыяфәтләрен карап тоту өчен кирәкле әйберләр, сәламәтлек турында мәкальләр һәм әйтемнәр, «Спорт» уеннары, «Көн режимы», «Спорт төрен искә ал», «Докторларыбызга рәхмәт! ” викторинасы турында табышмаклар тәкъдим ителәчәк.