«Ялкын» журналына 100 яшь
2024 елда «Ялкын» журналына 100 ел тула! «Ялкын» журналының беренче саны 1924 елның 20 мартында Мәскәүдә дөнья күрә. Бу вакытта ул «Кечкенә иптәшләр ” дип атала. Басманың дөньяга килүе Муса Җәлил һәм Абдулла Алиш исемнәре белән бәйле. Басма үз исемен берничә тапкыр үзгәртә. Сугыш елларында журнал басылмый. Сугыштан соңгы чорның беренче мөхәррире танылган балалар язучысы Лябиба Ихсанова, җаваплы сәркатибе шагыйрь Илдар Юзеев була. 1954 елда журналның исеме үзгәртелә шул вакыттан бирле ул «Ялкын» дип атала. Журналның аудиториясе 6 яшьтән 18 яшькә кадәрге балалар. Әлеге бәйрәм уңаеннан Чернышевка китапханәсендә «Ялкын» журналының төрле еллардагы басмаларыннан торган күргәзмә ясалды.
