Канатлы дусларыбыз
Ел саен 1 апрельдә бөтен планета Халыкара кошлар көнен билгеләп үтә. Бу көнгә Биектау авыл китапханәсе укучылар өчен «Канатлы дусларыбыз» викторинасын үткәрде. Кошлар тормышы турында күбрәк белер һәм кайбер кошларның серләрен ачар өчен, балалар төрле конкурс биремнәрдә катнаштылар. «Кошлар турында табышмаклар», «Төшеп калган хәрефне тап», «Әкият һәм хикәя геройлары кошлар» (әсәрләрдән өзекләр буенча авторның нинди кош турында сөйләгәнен белделәр), «Сорау – җавап» һ.б. кызыклы һәм күңелле конкурслар узды.
