Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Гоголь дөньясы сезнең өчен аңлашыламы?

 

19 гасырның иң серле авторларының берсе, бөек язучы Н. В. Гогольнең 215 ел тулу уңаеннан, Бөреле җәнлек совхозы авыл китапханәсе рус классик әдәбиятын яратучылар өчен Н.В. Гогольнең тормышына һәм иҗатына багышланган күргәзмә оештырды.  Язучының шәхесе, аның тормышы һәм иҗаты сер һәм мистика белән капланган. Гоголь геройлары дөньясы күптөрле.  Күргәзмәгә килгән укучылар аның дөньясын аңларга тырыштылар, мәктәп әдәбиятыннан үлемсез әсәрләрне искә төшерделәр, әсәрләрнең тулы җыентыгы белән таныштылар, QR-код ярдәмендә язучының иҗаты буенча кызыклы фактларны белделәр һәм уку өчен китаплар алдылар.