Әкияттә кунакта
Ел саен бөек әкиятче Ганс Христиан Андерсенның туган көнендә бөтен дөнья Халыкара балалар китабы көнен билгеләп үтә. Бу көнне Биектау авыл китапханәсе 3 нче сыйныф укучылары белән чара уздырды. Китапханәче балаларга кеше тормышында китап укуның нинди мөһим роль уйнавы турында, китап, уку, үз-үзеңне аңлау һәм үз-үзеңне тәрбияләү ихтыяҗлары турында сөйләде. Укучылар игътибарына «Әкияттә кунакта» исемле викторина тәкъдим ителде. Викторина сораулары балалар китаплары буенча төзелде, балалар элеге сорауларга кызыксынып җавап бирделәр һәм чара ахырында күп кенә китапларны укырга алдылар.
