Космические фантазии
12 Апрель 2024 в 13:00
Түләүсез
МБУ «Биектау ҮКС» Дачное авылы китапханәсеЯшь чикләве: 12+
Дачное поселогының авыл китапханәсендә Космонавтика көненә багышланган рәсемнәр күргәзмәсе оештырылачак. 12 апрельдә Россиядә Космонавтика көне билгеләп үтелә. Бу көнне кешеләрнең космоска очу хыялы чынга ашты, «Восток – 1» корабында беренче космонавт Юрий Гагарин космоска очты. Яшь укучылар Галәмгә карашларын, ракеталарның төрле модельләрен, Кояш системасы модельләрен чагылдырып, иҗади һәм фантазия күрсәтә алачаклар.

