Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Компьютер. Балалар. Интернет.

 

Татарстан Республикасында 2024 ел – Фәнни – технологик үсеш елы дип игълан ителде. 7 апрельдә Рунетның туган көне билгеләп үтелә. Бу датага Биектау авыл китапханәсе 2нче мәктәп укчылары белән  «Компьютер. Балалар. Интернет»  исемле әңгәмә уздырды. Хәзерге балаларның тормышын интернетсыз күз алдына да китереп булмый. Интернет – ул аралашу, күңел ачу, мәгълүмат һәм яңалык чыганагы. Балалар интернеттан  ничек  дөрес кулланырга кирәклеге турында презентация карап белделәр. Чара ахырында китапханәче балаларга интернет сайтларын ничек дөрес һәм куркынычсыз кулланырга кирәклеге турында сөйләде.