Сәламәт булу – шатланып яшәү
Сәламәтлек – кешенең иң мөһим тормыш кыйммәтләренең берсе, аның иминлеге һәм озын гомерлеге өчен гарантия. Һәр кеше үз сәламәтлеген үзе кайгырта һәм шуңа күрә кечкенәдән сәламәт яшәү рәвеше алып бару бик мөһим. Бөтендөнья сәламәтлек көне кысаларында Олы Битаман авылы китапханәсендә киңәшләр күргәзмәсе оештырылды. Сәламәтлеккә илтүче иң рациональ юлны сайларга ярдәм итүче белемнәрне китаплар һәм журналлар ярдәмендә табарга мөмкин. Күргәзмәдә сәламәт яшәү рәвеше, дөрес туклану, дәвалау физкультурасы, спорт белән шөгыльләнү, тәмәке тарту, алкоголизм һәм наркоманиянең зыяны, шулай ук дару үсемлекләре һәм аларның дәвалау үзлекләре турындагы әдәбият тәкъдим ителде.
