Ураза бәйрәме
Мөселманнарның иң зур бәйрәмнәренең берсе – Ураза гаете. Ураза тоту – Аллаһ биргән нигүмәтләрнең – тәмле-татлы ризыкларның, чиста суның кадерен белергә өйрәтә. Бер-береңә карата мәрхәмәтлелек, изге гамәлләр кылуны яшәү рәвеше итеп куюга өнди. Шулай ук сәламәтлеккә дә яхшы йогынты ясый. Усад мәчете белән берлектә китапханә балалар өчен ураза бәйрәме оештырды. Әлеге бәйрәм барышында балаларны ураза тоту тәртипләре, пәйгамбәребезнең тормышы, намаз уку, ураза тоту кагыйдәләре белән таныштырып уздык. Әңгәмә балаларга викторина, уеннар белән аралашып барды.
