Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Сәламәт тәндә – сәламәт рух!

 

7 апрель – Бөтендөнья сәламәтлек саклау көне. Әлеге дата 1948 елдан  билгеләп үтелә. Әлеге көнне дөньяның барлык илләрендә сәламәт яшәү рәвешен пропагандалаган чаралар уздырыла. Сәламәтлек – кешенең иң зур байлыгы. Озак һәм бәхетле яшәү өчен һәркем беренче чиратта үзенең сәламәтлеге турында үзе кайгыртырга тиеш. Спорт белән шөгыльләнү, йөзү, йөгерү, җәяү йөрү кебек гади генә алымнар да безнең сәламәтлегебезне ныгытуга бер адым. Усад авыл китапханәсендә сәламәтлек саклау көненә багышланган викторина уздырылды, кызыклы хәрәкәтчән уеннар, башваткычлар, буклетлар әзерләнде.