Җир – безнең уртак йортыбыз
Табигать – ул безнең зур йортыбыз, һәм без барыбыз да бергәләп анда тәртип сакларга тиеш. «Пушкин картасы» кысаларында Биектау авыл китапханәсе «Җир – безнең уртак йортыбыз» исеме астында квест-уен үткәрде. Укучыларга маҗаралы уен бик ошады. Алар ике командага бүленеп үзара ярыштылар, сорауларга җавап бирделәр, табышмаклар чиштеләр, викторина да катнаштылар. Моннан тыш, уен барышында балалар табигать һәм экологик проблемалар турындагы китаплар белән таныштылар.
