«Татарлыгым»
11 апрельдә Чувашиле авылы китапханәсендә якташ шагыйребез Ирек Нәгыйм улы Сабировның иҗаты турында күргәзмә ачылды. Ирек Сабиров гомере буена татар телен саклау һәм популярлаштыру өчен хезмәт куйды. Күңеле белән ул чын шагыйрь иде. Администрациядәге эше белән шагыйрьлекне бертигез алып бара белде, татар һәм рус телләрендә бердәй камил яза алды. Хәзерге көндә аның шигырьләре иҗатын яратучылар өчен васыять кебек яңгырый.
