Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Космос шаккатыргыч һәм серле!

12 апрель-Космонавтика көне, кешенең космоска беренче очышы хөрмәтенә билгеләнгән Бөтендөнья бәйрәме. Бу көнгә Юртыш авылы китапханәсе  «Космос шаккатыргыч һәм серле!»-дигән әнгәмә үткәрде. Бу чарада китапханәче укучыларга космонавтика тарихы, космонавтика үсешенә зур өлеш керткән кешеләр турында сөйләде. Китап укучылар Юрий Гагаринның биографиясе белән таныштылар, аның ничек очучы-космонавт булуы турында белделәр,беренче очышның видеоязмасын карадылар.