Фән һәм космос
Татарстанда фәнни-технологик үсеш елына һәм космонавтика көненә Бөреле җәнлек совхозы авыл китапханәсендә яшь укучылар өчен танып белү сәгате узды. Фән һәм заманча технологияләр дөньясы үсеп килүче буын өчен бик кызыклы. Космос өлкәсе үзендә бик күп кызыклы нәрсәләр яшерә. Чара барышында китапханәче тема буенча фәнни-популяр әдәбиятка күзәтү ясады, С.Королев һәм Ю. Гагарин турында сөйләде. Катнашучылар игътибарына кешенең космоска беренче очышы турында документаль фильм тәкъдим ителде. Балалар Марска виртуаль сәяхәт ясадылар һәм викторина сорауларына җавап бирделәр. Бу бик кызыклы һәм белемле иде.
