Галактика
12 апрель – Россиядә Космонавтика көне. Хәзерге вакытта җирдән космик кораблар старт алуы гадәти хәл булып тора. Биек күкләр дәрьясында космик аппаратлар очраша, космонавтлар айлар буе космик станцияләрдә яши һәм эшли. Космос темасы төрле яшьтәге балаларны һәрвакыт кызыксындырып тора. Бу көнне балалар Чернышевка авыл модель китапханәсендә космосны үзләштерү тарихы, беренче космонавт Юрий Алексеевич Гагариның биографиясе белән таныштылар. Балалар космос турында шигырьләр укыдылар, «космик» табышмаклар чиштеләр, викторина сорауларына җавап бирделәр.
