Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Йолдызлы дөнья серләре

 

Россияда космонавтика көнен ел саен бәйрәм итәләр.  Аны беренче тапкыр 1962 елда, кешенең космоска тәүге очышыннан соң нәкъ бер ел узгач бәйрәм иткәннәр. Бу дата уңаеннан Мүлмә авылы китапханәсе галәмгә багышланган мәгълүмати сәгать үткәрде. Балалар белән «Космонавтика» һәм «Танылган космонавтлар» темаларына багышланган әңгәмә корылды. Ахырдан һәр теләгән бала космик корабльләр һәм планеталар төшерелгән рәсемнәрне буядылар.