Экологик квест «Безнең йорт – Җир»
15 апрель көнне «Пушкин картасы» проекты кысаларында Мүлмә авылы китапханәсе экологик квест үткәрде. Катнашучылар өчен маҗаралы уен әзерләнгән иде, анда сюжет буенча алга бару өчен мәсәләләрне хәл итәргә кирәк булды. Яшүсмерләр билгеле бер вакыт эчендә экологик-биологик проблемаларны хәл итү үрнәкләрен чагылдыра торган биремнәрне үтәделәр. Квестта катнашучылар командаларга бүленделәр. Һәр командага үзенең маршрут кәгазе нигезендә «Фототабышмаклар», «Логик чылбыр», «Китаплы джунглилар», «Виртуаль сукмаклар» һәм «Ышанам – ышанмыйм» исемле 8 экология станциядә булырга кирәк иде. Киләсе станциягә эләгү өчен төрле сынауларны табышмаклар, викторина һәм танып белү уеннары рәвешендә хәл итәргә кирәк иде.
