«Гореф-гадәтләребез онытылмасын»
2022 нче елның 22 нче декаберендә Мүлмә авылы китапханәсендә Россия Федерациясе халыкларының мәдәни мирасы елы уңаеннан татар халкының йолалары һәм гореф-гадәтләре турында «Гореф-гадәтләребез онытылмасын» дип исемләнгән мәгълүмати сәгать үткәрелде. Әлеге чарада кече яшьтәге мәктәп укучылары катнашты. Чара барышында татар костюмының тарихы, авылларның борынгы йолалары турында сөйләнелде. Шулай ук чарада катнашучылар мәдәният йортында урнашкан кечкенә генә музейда да булдылар. Бу музейда якын – тирә авылларда яшәүчеләр китергән экспонатлар саклана: милли кием элементлары, көнкүреш җиһазлары һәм музыка уен кораллары. Әлеге чараның максаты – халык сәнгатен популярлаштыру, мәдәни йолаларны саклау.
