Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Вакыт һәм технологияләр

 Коркачык авылы китапханәсендә Пушкин картасы проекты кысаларында Татарстан Республикасында фәнни – технологик үсеш елына багышланган чара узды. Чарада катнашучылар уйдырма вакыт машинасында күптәнге тарихи чорлар буенча танып белү сәяхәтенә киттеләр. Балалар үз белемнәрен тикшерделәр, билгеле бер вакыт чорына кагылышлы яңа кызыклы фактлар белделәр, шулай ук фәнни-популяр китаплар ярдәмендә югалган уйлап табуларны таптылар. Чара ярдәмендә балалар тарих турында белемнәрен киңәйттеләр, танылган уйлап табучылар  турында мәгълүмат тупладылар, дөньякүләм күзаллауларын киңәйттеләр, ә әзерләнгән «Бөек ачышлар битләре буенча» күргәзмәсе фәнни-популяр әдәбият дөньясына чумарга ярдәм итте. Чара ахырында «Технология. Технологияләр үсеше тарихы» дигән видеофильм карадылар.