Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Габдулла Тукай безнең йөрәкләрдә

 

2024 елның 18 апрелендә Үзәк балалар китапханәсендә «Габдулла Тукай безнең йөрәкләрдә» танып белү уены узды. Уен катнашучылары Габдулла Тукай әсәрләренең тылсымлы дөньясына мавыктыргыч сәяхәт ясадылар. Викторина сорауларына җавап бирделәр, әкият геройлары белән таныштылар һәм бөек шагыйрьнең тормышы һәм иҗаты турында видеоролик карадылар. Чара ахырында барысы бергә татар халкының «Туган тел» гимнын башкардылар.