Җир – туган йортыбыз
19 апрельдә Пушкин картасы кысаларында Чувашиле авылы китапханәсендә экологик квест-уен узды. Уенда катнашучылар ике командага бүленде һәм аларга маршрут билгеләнде. Тиешле вакыт эчендә һәр команда «Фототабышмаклар», «Логик чылбыр», «Урман сукмаклары», «Экология», «Математика» дигән биш станция аша узды. Станцияләрдә алар табышмак, мәсьәлә, викторина кебек сынауларны үттеләр. Уен барышында күргәзмәдә тәкъдим ителгән әдәбияттан экологик проблемалар һәм тирә-як табигате турында кирәкле белемнәр дә алдылар.
