Вакыт һәм технологияләр
«Пушкин картасы» программасы кысаларында Коркачык авыл китапханәсе яшьләр өчен «Вакыт һәм технологияләр» дигән танып-белү сәгате үткәрде. Чараның максаты – үсеп килүче буынның галимнәр, уйлап табучылар һәм уйлап табулар турында белемнәрен арттыру иде. «Гаҗәеп ачышлар һәм уйлап табулар дөньясы» дип исемләнгән презентация ярдәмендә чарада катнашучылар дөньядагы ачышлар һәм уйлап табучылар, Россия фәнен үстерүгә зур өлеш керткән танылган галимнәр: М. Ломоносов, И. Ползунов, И. Кулибин, А. Попов, Д. Менделеев һ.б. турында белделәр. Китапханәче яшь уйлап табучылар, аларның ачышлары турында да сөйләде. Аннары мавыктыргыч уенда катнашырга тәкъдим итте. Яшьләр, ике командага бүленеп, фикерләү сәләтләрен, зирәклекләрен, командада эшли алуларын, математика, әдәбият, биология, география өлкәсендәге белемнәрен күрсәттеләр. Уен бик күңелле узды.
