Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Табигатьнең могҗизалары

Халыкара Җир көнендә китапханәче балаларга бу датаның тарихы һәм аның күпьеллык традицияләре турында сөйләде. Чарада катнашучыларга «Җир — безнең уртак йортыбыз » китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды. Балалар шифалы үләннәр, хайваннар һәм үсемлекләр, әйләнә-тирә мохит турында матур әдәбият белән таныштылар. Чара азагында һәр катнашучыга «Әйләнә-тирә дөньяның матурлыгын һәм бөтенлеген саклау өчен мин нәрсә эшли алам» дигән киңәш бирергә тәкъдим ителде.