«Безнең йорт – җир»
«Пушкин картасы» проекты кысаларында һәм Бөтендөнья Җир көне уңаеннан Бөреле җәнлек совхозы авыл китапханәсендә экологик чара узды. Катнашучыларга экологик-биологик проблемаларны хәл итү буенча биремнәрне үтәргә туры килде. Командалар маршрут кәгазьләре алдылар, алар буенча «Логическая цепочка», «Книжные джунгли», «Виртуальные тропы», «Экология от А до Я» станцияләрендә булдылар. Балалар табышмаклар, викториналар, сораулар рәвешендә сынауларны уңышлы үттеләр, шулай ук табигать һәм экологик проблемалар турында яңа белемнәр алдылар.
