Г.Тукай шигырьләрен укыйбыз
Биектау авыл китапханәсе 2нче мәктәп белән берлектә татар шагыйре Габдулла Тукайның 138 еллыгына багышланган «Г.Тукай шигырьләрен укыйбыз» исемле укулар үткәрде. Китапханәче балаларга шагыйрьнең авыр балачагы, аның тормышы һәм иҗаты турында сөйләде. Балалар аның биографиясеннән күп яңалыклар ишеттеләр, татар халкының бөек улы турында презентация карадылар, шулай ук китапханәнең мультстудиясендә төшерелгән «Шүрәле» мультфильмы белән таныштылар. 3 «В» сыйныф укучылары Г. Тукайның шигырьләрен сөйләделәр. Чара ахырында балалар татар халкының гимны булган «Туган тел» җырын җырладылар.
