Тукай безнең йөрәкләрдә
27 нче апрель көнне Казаклар авыл китапханәсендә сәг.9.00 дә «Тукай безнең йөрәкләрдә» исем астында шигырьләр уку кичәсе үткәрде. Тукай үзенең иҗаты, шигырьләре белән халкыбызның хис-тойгыларын җиңел, шома, искиткеч матур бер телдә әйтеп бирә алды. Тукай – халыкның уй-кичерешләре белән яшәп, бервакытта да аңардан аерылмады. Шуңа күрә без аны халык шагыйре дип атыйбыз.Укучылар белән язучының тормыш юлы иҗаты белән күргәзмә аша таныштык,аннан әкиятләрен:«Су анасы»,шигырьләрен: «Кызыклы шәкерт»,«Эш беткәч уйнарга ярый» укып үттек.
