Телдә- халыкның күңеле
138 ел элек, язгы кояшлы көннәрнең берсендә, 1886 елның 26 апрелендә бөек татар шагыйре Габдулла Тукай туган. Ул кечкенәдән ятим кала, әтисе һәм әнисе юк. Балачагы төрле гаиләләрдә уза. Тукай бик сәләтле һәм тырыш малай булган: татар гимназиясендә һәм рус башлангыч мәктәбендә укыган. Ул рус, татар, гарәп, иран һәм башка төрки телләрне өйрәнә.
Габдулла Тукай балалар өчен күп шигырьләр, җырлар, әкиятләр һәм табышмаклар язган. Истәлекле көн алдыннан Каенлык авылы балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр белән танып белү сәгате үткәрелде. Чара туган телебез турында китаплар тәкъдим ителгән китап күргәзмәсен караудан башланды. Шулай ук китап экспозициясендә Габдулла Тукай әсәрләре аерым урын алды. Китапханәче язучының авыр тормыш юлы турында сөйләде, Габдулла Тукай әкиятләре һәм шигырьләре белән таныштырды. Тукай шигырьләре аша укучылар «эшкә кечкенәдән өйрәнергә кирәк», «эштән соң уйнарга ярый», «тормышның максаты — тырыш хезмәт югары» икәнен аңладылар. Тәрбияләнүчеләр яраткан «Бабай», «И туган тел», «Бала беләнкүбәлек»шигырьләрен укыдылар.
