Тукайлы халык
Ел саен халкыбыз 26 апрельдә Габдулла Тукайның туган көнен билгеләп үтә. Быел аның тууына 138 ел тулды. Ул гаять зур, бәяләп бетермәслек рухи байлык калдырган. Шушы истәлекле көндә Чувашиле китапханәсендә балалар өчен аның мәсәлләре яңгырады. Бәйрәмгә килгән укучылар өчен кычкырып укулар Тукайның иҗатын пропагандалау булды. Килүчеләр, шагыйрьнең яңа матур басмалары белән кызыксынып, мөстәкыйль рәвештә Тукай дөньясына аяк басачак. Шул ук көндә зурлар өчен куелган күргәзмәдәге Тукайның үзенең һәм аның турындагы яңа басмаларга күзәтү дә үткәрелде.
