Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Планета кояш көнен бәйрәм итә

 

  3 майда Биектау авыл китапханәсендә Бөтендөнья Кояш көненә багышланган «Планета кояш көнен бәйрәм итә» уен-викторинасы узды. Китапханәче балаларга Кояш көненең килеп чыгу тарихын сөйләде. Балалар кояш системасындагы объектларның, шул исәптән җирнең дә кояш тирәсендә әйләнүен, аның йолдыз һәм безнең планета өчен кояшның төп энергия чыганагы булуы турында белделәр. Чара барышында укучылар кояш турында мифлар һәм риваятьләрне тыңладылар, кояш турында мәкаль – әйтемнәрне искә төшерделәр, табышмаклар чиштеләр һәм викторина сорауларына җавап бирделәр.